ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Мәлки авылы халкы зират территориясен жыештыруда катнашты!


6
май, 2025 ел
сишәмбе

     Әлеге чаралар Татарстан Республикасы дәүләт программасының «социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү» — «халыкны сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү»региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

        Эшләр авылның коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләүгә, эчә торган суның сыйфатын яхшыртуга һәм халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

 


1
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Тынычлык, яз һәм Хезмәт бәйрәме белән! Дөньяның Ак күгәрчене һәр йортка бәхет китерсен. Май аеның язгы кояшы күзләрегезне яктыртсын, җылытсын!


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Өмәгә иң актив һәм иҗтимагый тормышка битараф булмаган кешеләр килде. Зиратны карау һәр кешенең изге бурычы булып тора. Битараф булмавыгыз, актив тормыш позициягез, җаваплылыгыгыз һәм намуслылыгыгыз өчен рәхмәт. ЧИСТА ҖЫЕШТЫРГАН ҖИРДӘ ТҮГЕЛ, ЧҮПЛӘМӘГӘН ҖИРДӘ! Рәхмәт!!!!


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 1 380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегеннән бердәм пособие ала. 2025 ел башыннан бу максатларга җибәрелгән түләүләрнең гомуми суммасы инде 17 миллион сумнан артып киткән.

        Татарстанда йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие йөклелекнең иртә срогында -12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләргә кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. Җан башына уртача айлык кереме 2025 елда Татарстанда 15 073 сум күләмендә кабул ителгән яшәү минимумыннан артык булмаган булачак әниләр  түләү алуга хокуклы. Бәяләгәндә,   гаиләнең барлык әгъзаларының гариза биргән айга кадәрге  соңгы 12 айдагы керемнәре, хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре һәм башка кертемнәре дә исәпкә алына.

           Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле һәм ул Татарстанда хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025 елда ул 16 430 сумга тигез. Шулай итеп, түләү суммасы аена 8 215 сумнан 16 430 сумга кадәр үзгәрә..  Болай эшләү гаиләләрнең финанс хәленә карап адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пособие булачак әнине медицина учреждениесендә  исәпкә куйган айдан башлап,  бала туганчы түләнә.

          «Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, Татарстан Социаль фонды бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процедура максималь гадиләштерелгән: мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша автомат рәвештә соратып алына, бу исә булачак әниләрне документлар тапшыру зарурлыгыннан коткара, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

       Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.

          Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.

 

 


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Мәлки авылында мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыктылар, юл кырыйларыннан чүп-чар җыйдылар.


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

            Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75% ка индексацияли. Индексация   республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак.

            Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларыннан чыгып исәпләнә.

           Социаль пенсияләрне хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясе билгеләү өчен эш стажы җитәрлек булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә дә тиеш.

           Социаль пенсияләр  белән бергә түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсияләре индексацияләнәчәк:

  •  Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
  •  «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә»,  «Камалган Севастопольдә яшәүче»  яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар;
  •  чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары;
  •  радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары;
  • - космонавтлар һәм очучы-сынаучылар.

        «1 апрель көнне Татарстанда яшәүче 85 200 пенсионерның пенсияләре индексацияләнәчәк. Пенсияләр арттырылган күләмдә аларга апрель аенда моңа кадәр гамәлдә булган тапшыру графигы буенча киләчәк. Россия Социаль фондының Татарстан


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

          2025 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль   фонд   бүлеге  булачак  5015 әнигә йөклелек  һәм  бала табу буенча иминият  пособиесе  түләде.

          Әлеге төр түләү йөкле яисә өч айга кадәр яшьтәге баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга  бирелә. Ярдәм күләме төрле факторларга: хезмәт хакының зурлыгына, бала табуның катлаулылыгына, йөклелекнең бер яки күп яралгылы булуына бәйле.

         Пособие бала туганчы  70 көн һәм туганнан  соң 70 көн өчен түләнә. Өч ай тулмаган  баланы  уллыкка алган очракта пособие уллыкка алынган көннән алып баланың туган көненнән 70 календарь көн узганчыга кадәр түләнә. Күп яралгылы  йөклелек яки баланы авыр тапкан  очракта ял  вакыты арттырыла. Игезәк балалар тапкан  хатын-кыз 194 көн өчен пособие алачак: бу очракта бала туганчы-84 көн, бала туганнан соң-110 көн өчен пособие түләнә. Берьюлы ике һәм аннан күбрәк баланы уллыкка алган очракта, түләү срогы 110 көнгә кадәр арттырыла.

         2025 елда пособиенең максималь күләме 140 көн (70 +70) өчен 794 355,80 сум, 194 көн өчен (84 +110) - 1 100 750,18 сум тәшкил итәргә мөмкин.

        Пособие күләме йөклелек һәм бала табу буенча ял  башланганчыга кадәр  ике календарь ел өчен исәпләнгән уртача хезмәт хакына бәйле. Әгәр бу ике елда хатын-кыз йөклелек һәм бала табу ялында яки бала карау ялында булса, календарь елларны аның гаризасы буенча алыштырырга мөмкин. Әлбәттә, үзгәреш пособие күләменең артуына китергән очракта гына гариза кабул ителә.

       Социаль фондның Татарстан бүлеге ял чорына тиешле барлык  пособиене берьюлы күчерә. Түләү  эш бирүче тарафыннан белешмәләр һәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар бирелгән көннән  соң 10 эш көне эчендә башкарыла. Акча  булачак әнинең  счётына күчерелә  яисә почта аша җибәрелә.

        Сораулар булган очракта, сез дүшәмбе - пәнҗешәмбе көннәрендә  08.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне  08:00 дән 15.45кә  кадәр  8-800 100 0001 телефоны буенча бердәм

 

 

 

контакт-үзәккә шалтырата аласыз (шалтырату бушлай). Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның  рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:

- ВКонтакте

- Одноклассниках

- Telegram,


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

Прокуратура Кайбицкого района  поддержала государственное обвинение по уголовному делу  в отношении 24 – летнего мужчины.

Суд признал его виновным в совершении преступлений, предусмотренных  ч.2 ст.116.1, ч.2 ст.116.1 УК РФ ( умышленное нанесение побоев и иных насильственных действий, лицом имеющим судимость за преступление, совершенноее с применением насилия).

Установлено, что в июне 2024 года подсудимый, находясь в с. Федоровское Кайбицкого района, нанес телесные повреждения  своему отцу и сестре. 

Свою вину мужчина признал.

Суд назначил наказание в виде исправительных работ сроком шесть месяцев с удержанием 10% из заработной платы в доход государства.

 

Прокуратура Кайбицкого района

     Кайбыч районы прокуратурасы 38 яшьлек ир – атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

   Суд аны РФ Җинаять кодексының 112 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зыян салу).

          2024 елның августында гаепләнүче, Кайбыч районының Афанасьевка авылында булганда, үз коллегасына суккан, нәтиҗәдә зыян күрүче уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Ир-ат үз гаебен таныган.

        Суд 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләде. Йомшарткыч шартларны исәпкә алып, җәза 7 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләнгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International