12 майдан 23 майга кадәр Татарстанда балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, килешү төзү үзенчәлекләре, шулай ук балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
Тәүлек буе Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенә 8 (800) 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Татарстан халкы шулай ук җирле консультация үзәгенә (843) 221 90 16 номеры буенча мөрәҗәгать итә алачак. Анда дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр эшлиләр, төшке аш 12дән 13 сәгатькә кадәр.
Моннан тыш, Татарстан Роспотребнадзор белгечләре (843) 273 15 83 телефоны буенча консультацияләр үткәрә. Шалтыратуларны кабул итү вакыты: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр иртәнге 10 дан кичке 5 кә кадәр, җомга көнне 15:30 га кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.