9 июнь көнне,“Гөбенә”агрофирмасына кергән филиаллар, көтеп алган милли бәйрәмебез - Сабан туен бәйрәм итте. Елдан-ел күңеллерәк, матуррак була безнең Сабантуйлар! Быел да халыкка – олысына-кечесенә ял итәр, күңел ачар өчен бөтен шартлар бар иде. Җыр-бию, төрле уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы, карусель, балалар мәйданчыгындагы төрле тамашалар, сәүдә нокталары...
Ат чабышында, беренче урынны Блинов Владимир Геннадиевич яулады, өченче урында Поляков Степан Геннадиевич булды.Котлыйбыз!!!
Хөрмәтле авылдашлар, райондашлар һәм кунаклар!Сабан туе күңелләребезне шатлык нурына күмсен, җиңүләргә рухландырсын, яшәү дәрте бирсен! Сезнең барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез!