75 яшь юбилеегыз белән!

10 февраля 2021 г., среда

Хөрмәтле Галина Наумовна Полякова ! Сезне олуг юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бары бәхет-шатлыкларга гына тулы көннәр телибез. Алдагы тормышыгызда да муллыкта, тигезлектә яшәргә язсын Сезгә.  Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Иң изге теләкләр белән  Мәлки авыл советы.

75 яшь – әле матур гомер,

Борчылмагыз килгән картлыкка.

Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,

Калган гомер утсен шатлыкта.

Бу юбилей – әле тик бер баскыч

Биеклеккә барган юлларда,

Сәләмәтлек, бәхет һәм уңышлар

Юлдаш булсын бик күп елларга!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International