Кадерле ветераннар, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйбыз. Җиңү көне – халкыбызның батырлыгы һәм дан көне, ул барыбызның уртак бәйрәме. Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле беренче бәйрәмнән ерагайта барса да, Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына. Илгә Бөек Җиңү алып килгән батырлар буыны белән без чын горурланабыз, туган җиребезне яратырга, хезмәт сөяргә алардан өйрәнәбез. Кадерле ветераннар, хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм көнендә сезгә бәхет, сәламәтлек телибез. Иминлектә, һәрвакыт игътибар тоеп, шатланып яшәргә язсын.