Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләренә акчалата бүләк тапшыру буенча игълан ителгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең районның да мәдәният хезмәткәрләре һәм учреждениеләре бар. Байморза авылы китапханәчесе Валентина Иванова -"Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендәге муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре “ номинациясендә җиңүче