Баймурзина авылында "Кичке уен"

6 августа 2018 г., понедельник

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

     5 август көнне Баймурзино авылында “Кичке уен» гөрләде. Бәйрәмне олылар һәм балалар уен җырулары белән башлап җибәрде. Әби-бабаларыбыздан өйрәнеп калган төрле уеннар уйналды. Яшь киленнәр арасында тәкыя үрү бәйгесе үткәрелде. Шулай ук балалар һәм олылар өчен дә төрле конкурслар, спорт уеннары оештырылды. 
Бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтык, аралаштык.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International