2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.
Ай саен бирелә торган акчалата түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.
Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә.
2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.
"Гөбенә» агрофирмасы «Өлкәннәр көне» уңаеннан Мәлки авыл җирлеге территориясендә яшәүче барлык пенсионерларга он һәм шикәр комы өләшә. Күрсәтелгән игътибар өчен пенсионерлар бик рәхмәтле.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында татарстанлыларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәве турында видеоролик урнаштырды.
1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;
• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.
Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар шактый кыйммәт түләү хисабына пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итеп, пенсионерларнын фикерләрен чуалталар. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр.
Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә гражданнар исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата.
Әлеге төр гаризалар законнар җыелмасы нормалары кысаларында пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә түләргә кирәк.
Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн режимында үзегезне кызыксындырган мәгълумәтне таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.
Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе татарстанлыларның (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия фондының контакт узәгенә хәбәр итүен сорыйбыз.
Горшкова Клара Кузьма кызы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез . Ходай насыйп итеп сезгә алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Хөрмәтле Эльвира Владимир кызы. Сезне олы бәйрәмегез — 50яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!