2025 елның 21 февралендә Кайбыч муниципаль районы территориясендә кичке вакытта яшьләр күпләп җыела торган урыннар буенча чираттагы ведомствоара рейд булды. Чарада КДН һәм ЗП вәкилләре, Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ПДН инспекторы катнашты.
Яшүсмерләр белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, хокукка каршы гамәлләр кылуның ярамавы, кылган гамәлләрең өчен җаваплылык турында әңгәмәләр үткәрелде.
Алкоголь һәм тәмәке сатыла торган урыннарга баруга аерым игътибар бирелә. Алкоголь, тәмәке һәм никотин булган продукцияне балигъ булмаганнарга сату өчен җаваплылык аңлатыла. Рейд барышында хокук бозулар ачыкланмаган.
Кайбыч районы прокуратурасы
2025 елның 27 февралендә Кайбыч муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе белән берлектә кичке рейд үткәрде, аның максаты - балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү. Яшәү урыны буенча балигъ булмаган балалар һәм исәптә торучы гаиләләр тикшерелде. Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Кайбыч районы прокуратурасы.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә яшәүчеләргә фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган.
Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырсалар, пенсия яки башка социаль түләүләрне ачыклау яки яңадан исәпләү өчен шәхси мәгълүматларыгызны әйтергә сорасалар, моны эшләмәгез! Билгесез кешеләргә үзегез турында бернинди мәгълүмат хәбәр итмәгез.
"Миңа да Социаль фонд хезмәткәрләре булып шалтыраттылар һәм, пенсияне арттыру турында гариза бирү өчен, дәүләт хезмәтләре сайтына күчәргә куштылар, паспорт, банк картасы номерын һәм шәхси кабинеттан парольне атарга сорадылар. Ярый әле шунда ук Татарстан Социаль фонд бүлегенең контакт-үзәгенә шалтыраттым. Оператор минем шалтыратучылар сорауларына җавап бирмичә дөрес эшләгәнемне хәбәр итте”, - дип сөйләде Казаннан пенсионер Нурия Сөнгатова.
Таныш булмаган яки шикле номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез һәм таныш булмаган кешеләргә дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен парольне, паспорт, банк картасы номерын һәм аның ПИН-кодын хәбәр итмәгез.
Телефоннан шалтырату буенча гражданинны шәхси кабул итүгә яздырырга, ә аннары язылуны СМС буенча килгән код белән расларга тәкъдим итсәләр, бу, һичшиксез җинаятьчеләр. Социаль фонд сайтында гражданнар өчен "Кабул итүгә алдан язылу" электрон сервисы бар, анда һәркем клиент хезмәтенә килү өчен уңайлы көн һәм вакытны сайлый ала.
"Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүмат сорамыйлар, сылтамалар һәм СМС-хәбәрләр җибәрмиләр. Социаль фондның барлык хезмәтләреннән фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки дәүләт хезмәтләре порталында файдаланырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Еш кына алдакчылар искергән карта яки пенсия акчасы керә торган банк счеты номеры турында хәбәр итәләр һәм акчаларны үзләре үк хәбәр итә торган банк счётына күчерергә мәҗбүр итәләр. Бу очракта шуны истән чыгармаска кирәк: пенсияне китерү ысулын, Социаль фондның төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп бары тик пенсионер үзе генә сайлый . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
- Бердәм контакт-үзәк аша: ☎ 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45);
- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең рәсми социаль челтәрләрдә: - ВКонтакте
- Одноклассники
- Telegram
2025 елның 4 мартында 10:00 сәгатьтән түләүсез юридик ярдәм
12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7нче йорт адресы буенча.
Быелдан башлап махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар. Татарстан Социаль фонды бүлеге дәвалануның бөтен процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына тиешле хезмәт күрсәтүне тәэмин итәчәк. Тернәкләндерүнең дәвамлылыгы -25, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр тәшкил итә. Шифаханә-курорт дәвалануын елына бер тапкыр узарга мөмкин.
Тернәкләндерү үзәкләренә җибәргәндә, ветеранның сәламәтлеге торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Моңа кадәр ул тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган очракта, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм дәвалау курсын билгеләячәкләр. Хәрби операциядә катнашып, Россия Герое исеменә лаек булучылар яки беренче төркем инвалидлык алучылар тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга чираттан тыш юллама алырга хокуклы.
Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин. Белгечләр гариза буенча карарны 2 эш көне дәвамында кабул итә.
Тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатында махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәгенә бару һәм кире кайтуга киткән юл чыгымнарын компенсацияләү күздә тотыла. Моннан тыш, I төркем инвалидлыгы булган яисә тернәкләндерү өчен медицина документларында озата баруга мохтаҗлык билгеләнгән очракта, хәрби операциядә катнашкан ветеран үзе белән озата баручы да алып бара ала. Озата баручының юл һәм яшәү чыгымнары шулай ук Социаль фонд бүлеге тарафыннан түләнә. Юл чыгымнарын каплау өчен ветеранга гариза бирергә һәм аңа бару-кайту чыгымнарын раслаучы документларны теркәргә кирәк. Бу- транспортның теләсә нинди төре, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобиль булырга мөмкин.
"Без махсус хәрби операциядән демобилизацияләнгән ветераннар өчен тернәкләндерү процессын максималь дәрәҗәдә уңайлы итеп эшләргә омтылабыз. Аларның һәркайсы игътибарга һәм ярдәмгә лаек, һәм безнең бурыч – аларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен тиешле шартлар тудыру, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Консультация алу өчен гражданнар 8-800-1-00000-1 телефоны буенча (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45) Бердәм контакт -үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:
- ВКонтакте
- Одноклассники
-Telegram
Быелдан башлап I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караган хезмәткә яраклы гражданнарга ай саен түләнә торган түләүләр бирелмәячәк. Әлеге төр түләү автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвешендә билгеләнгән.
Шул ук вакытта аларны караган чор, элеккеге кебек үк, хезмәткә сәләтле гражданнарның иминият стажында исәпкә алына. Тулы бер ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә (ИПК).
«Түләүләрнең яңа механизмы татарстанлылар өчен әлеге хезмәттән файдалану процессын гадиләштерде. Хәзер түләү автомат режимда гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Өстәвенә, түләү ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан 2024 елда әлеге категориягә керүчеләрне караган гражданнарның шәхси счетларында карау чорлары автомат рәвештә исәпкә алынды. Моның өчен Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итү таләп ителми. Тәрбия 2025 елның 1 гыйнварыннан башланган очракта, хезмәткә сәләтле гражданга әлеге чорны шәхси исәп-хисап счетында исәпкә алу өчен гариза бирергә кирәк.
.
Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсәләр, соңгыларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән язма раслама таләп ителә. Документта карау чыннан да башкарылганы расланырга һәм хезмәт күрсәтү чоры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге фактның дөреслеген шулай ук гаилә әгъзалары да раслый алачак. Бәхәсле очракларда Социаль фонд бүлеге хезмәт күрсәтү шартларын ачыклау өчен, тикшерү акты уздырырга мөмкин.
"Мин 85 яшьлек әнине карыйм. Элек караучыны алмаштырган очракта һәрвакыт гариза бирергә туры килә иде. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге процесс күпкә җиңеләйде. Әнине пенсиягә өстәмә кушылу сөендерсә, мин стажым артканга куанам, - дип өстәде, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы Марина Семенова.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә таныша аласыз. Шулай ук дүшәмбе-пәнҗешәмбе коннәрендә 08.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне иртәнге 8 дән 15.45кә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз:8-800-1-00000-1.
2024 елдан башлап Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасының калган өлешен бер тапкыр түләү рәвешендә алу хокукыннан файдаланды. Түләүләр калган сумма 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.
Ана капиталы акчаларын төрле максатларда (мәсәлән, торак шартларын яхшырту яки балалар укыткан өчен түләү) файдаланганнан соң, счетта 10 мең сумнан да азрак акча калган очракта, гаилә аны акчалата алырга мөмкин. Ярдәмнең мондый чарасы ана капиталы акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә.
"Әлеге программа ярдәмендә без калган акчаны балаларыбызның хыялларын тормышка ашыру өчен куллана алдык. Улыма телескоп, ә кызыма яшь химик җыелмасы сатып алдык”, - дип сөйләде Казаннан ике бала әнисе Анна Иванова.
Мондый мөмкинлек элек ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту, балалар укыткан өчен түләү, ананың тупланма пенсиясен формалаштыру яки законда каралган башка максатларда кулланган барлык гаиләләргә бирелә.
Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирелгән гариза буенча уңай карар чыгарылганнан соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә.
"Без гаиләләрнең ана капиталыннан файдалануның мөмкин булган барлык ресурсларын тормыш шартларын яхшырту максатында куллана алуларына шат. Бу- гаиләләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм республиканың демографик үсешенә ярдәм итү юнәлешендә мөһим адым”, - диде, Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
- Бердәм контакт-үзәк аша: ☎ 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45);
- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең рәсми социаль челтәрләрдә: - ВКонтакте
- Одноклассники
- Telegram
Әлеге мәгълүмат күбрәк киңәш, сезнең акчагызны саклап калырга ярдәм итә торган рекомендация.
Әгәр сезнең милектә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектлары булса, мәсәлән, теркәлмәгән, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән җир кишәрлекләре-без мондый күчемсез милек турында мәгълүматны БДКМНГА 01.03.2025 кадәр кертергә киңәш итәбез.
Чөнки 01.03.2025 елдан 26.12.2024 № 487-ФЗ Федераль закон үз көченә керә, ул мондый процедураны катлауландыра.
Кайсы объектларның элек исәпкә алынганнарга каравы турында безнең мәкаләдә укыгыз:" Сезнең күчемсез милекнең элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына каравын Ничек билгеләргә?»
(https://rkc56.ru/news/4791 ).
Шулай итеп, әгәр хәзер БДКМРНГА мәгълүматларны кертү өчен объектка хокукны раслый торган документ җитәрлек булса (иске таныклык, Дәүләт акты, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә һәм башкалар), яңа закон үз көченә кергәч, МАН яки техник планнар да тәкъдим итәргә кирәк булачак. Һәркемгә мәгълүм булганча, аларны кадастр инженерлары билгеле бер түләүгә әзерли.
Законда болай дип билгеләнгән: "БДКМРНГА элек исәпкә алынган бина, корылма, төгәлләнмәгән төзелеш объекты, урын, машина урыны турында белешмәләрне элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объекты турында белешмәләр кертү турындагы гариза нигезендә кертү мондый күчемсез мөлкәт объектына хокук билгеләүче документ, шулай ук техник план нигезендә гамәлгә ашырыла.
2015 елның 13 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль законның 69 статьясындагы 8 өлешенә түбәндәге эчтәлекле 8 һәм 9 пунктлар өстәлә:
"8) җир кишәрлегенә карата элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объекты турында белешмәләр кертү хакындагы гариза белән бергә манлау планы тапшырылмаган;
9) бинага, корылмага, төгәлләнмәгән төзелеш объектына, урынга, машина урынына карата элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты турында белешмәләр кертү хакындагы гариза белән бергә техник план тапшырылмаган».
Моңа кадәр исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының 69.1 № 218-ФЗ статьясы нигезендә ачыкланган хокук ияләре турында БДКМР кертүне тәэмин итү чараларын үтәү нәтиҗәсендә бирелгән вәкаләтле орган гаризалары, шулай ук мондый белешмәләрне Комплекслы кадастр эшләре кысаларында кертү искәрмә булып тора.
Мәгълүмат сезнең өчен файдалы булыр дип өметләнәбез. Ә сораулар туса - аларны безнең сайтта бирегез rkc56.ru.
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге Идел буе федераль округында иң эреләрнең берсе , ул 1 миллион 114 мең пенсионерга, 331 мең ташламалардан файдаланучы гражданнарга һәм 240 меңнән артык балага - социаль түләүләр алучыларга хезмәт күрсәтә.
Ана капиталы
2024 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме, 7,4% ка индексацияләнеп, беренче балага 630 мең сум һәм икенчесенә 833 мең сум тәшкил итте. 2025 елда капитал суммасының 9,5%ка артуы көтелә, бу исә гаиләләргә беренче бала өчен 690 мең сум һәм икенчесенә 912 мең сум акча алырга мөмкинлек бирәчәк.
2024 елдан башлап бала туган яки уллыкка алган вакытка Россия гражданлыгы булган ата-аналар гына ана капиталы алырга хокуклы. Шулай ук узган елдан капитал акчасын әниләр белән бергә әтиләр дә булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлтә ала.
2024 елның көзендә Социаль фонд ана капиталы акчаларының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләүләрне түли башлады. 4 меңнән артык гаилә гомуми суммасы 15,6 миллион сум тәшкил иткән мондый түләүләрне алган инде.
Йөкле хатын-кызларга һәм яшь ата-аналарга ярдәм
Йөклелекнең 30 атнасыннан хатын-кызлар йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе алырга хокуклы. 2024 елда 4,3 миллиард сумнан артык мондый түләүләр 23,8 меңнән артык анага түләнгән. Пособие күләме хатын-кызның эш хакына һәм бала табу авырлыгына бәйле рәвештә 88,5 меңнән алып 783 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Эшләмәүче әниләр өчен түләү яшәү минимумының 100% күләмендә каралган. Шулай ук 2024 елдан гаиләләр 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие алырга мөмкин, аның күләме гаилә керемнәренә бәйле һәм яшәү минимумының 50%ыннан 100%ка кадәр тәшкил итә.
Пенсия ярдәме һәм өлкән буын турында кайгырту
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнде. 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 262 сум тәшкил итә. Моннан тыш, өстәмә рәвештә пенсияләрне 2,2% ка индексацияләү көтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә, алар 2025 елда 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак , ә тыл хезмәтчәннәре һәм Ленинград камалышында яшәүчеләргә – 55әр мең сум акча түләнә.
Инвалидларны реабилитацияләүнең техник чаралары һәм аларга ярдәм итү
2024 елда Россия Социаль фонды инвалидлар өчен реабилитацияләүнең техник чараларына 2 миллиард сумнан артык акча юнәлтте. Узган елдан башлап элеге максатларга электрон сертификатлар проактив режимда бирелә, бу исә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен ярдәм алу процессын гадиләштерә.
Цифрлаштыру һәм клиентлар мәнфәгатен кайгырту
Социаль фондның Татарстан бүлеге цифрлы сервисларны актив үстерә. 2024 елда гражданнар мөрәҗәгатьләренең 95,2% электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы яки социаль фонд сайты аша эшкәртелде.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, гаиләләрнең, пенсионерларның һәм халыкның ташламалы категорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән хезмәтләрнең һәм түләүләрнең киң спектрын күрсәтеп, республика халкы өчен ышанычлы партнер булып калуын дәвам итә. 2025 елда фонд дәүләт социаль хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм гражданнарның барлык категорияләренә ярдәм итү буенча эшне дәвам итәчәк.
Республикада ел башыннан 15 900 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. 2,4 меңнән гаилә ана капиталы акчасына торак сатып алган, ә 13,5 меңнән гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы СФР Бүлеге 10,3 млрд. сум күчерде.
"Ипотека буенча төп бурычны каплаган яки беренчел взнос түләгән очракта, сертификат акчаларын ана капиталына хокук барлыкка китергән бала тугач ук сарыф итәргә мөмкин. Ана капиталы акчасын торак шартларын кредит акчаларын файдаланмыйча гына яхшыртуга файдалану өчен ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь тулган булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, ә кредит акчаларын җәлеп иткән очракта - кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук бирергә мөмкин. Димәк, гаиләләргә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән банкка мөрәҗәгать итү җитә. Банклар исемлеге белән Россия Социаль фонды сайтындагы төбәк битендә танышырга мөмкин.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз.
Шулай ук Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (дүшәмбедән
пәнҗешәмбегә кадәр 08.00 - 17.00 сәгатьләрдә, җомга конне 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр).