ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

   Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

  Гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә  бер тапкыр бирелә торган пособие-   балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары өчен каралган  ярдәм чарасы ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.   Ярдәм  бер тапкыр күрсәтелә торган булганга, ул теркәлгән күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу - 24 604,30 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, пособие аларның һәркайсына түләнә.

Инвалидлыгы булган балаларны, җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм бертуганнарны уллыкка алган очракта, гаиләгә акча 187 996,90 сум күләмендә һәр бала исәбеннән түләнә..

         Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

          «Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен гаилә гариза белән Татарстан Социаль фондының яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала, калган документларны безнең белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачаклар.  Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин, әмма бу очракта  уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Игътибар! Гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк.

          Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кергәннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яки аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә кирәкле документлар тапшырылмаса,  пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru             

 


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елда  Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.

Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу , шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соңгы чорда күзәтү үтү өчен медицина оешмасын сайлау хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында формалаштырыла. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.

Түләүне билгеләү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Социаль фонд автомат рәвештә ала. Әлеге исемлеккә йөкле хатынны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала тудыру процессының уңышлы узуы , шулай ук   бер яшь тулганчы ел дәвамында балага профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелү турындагы мәгълүматлар керә.

"Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләренә документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызларга үзләре белән кәгазь бланк йөртергә һәм күрсәтергә кирәклеген гамәлдән чыгарды", - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин. 

Өстәмә  мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм  контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1  телефоны  буенча алырга була (шалтырату бушлай)

 

 


19
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел башыннан  Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге  42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага  бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга  Татарстан  Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә.  Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса (Татарстанда бу - 12 741 сум), бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә.  Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга  тиеш.

Исәп-хисап чоры - гариза биргән айдан  бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, әгәр әни бу елның мартында гариза бирә икән, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итәчәк.

Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы   12 741,00 сум тәшкил итә.

«Бүген Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Мохтаҗ гаилә, балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр балага карата ярдәм алу хокукына ия», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга була: (шалтырату бушлай).

 

 


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.

Шуларның 231е ана капиталын торакны кредит акчаларын җәлеп итмичә генә сатып алуга файдаланган,  1995 гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Мондый гаиләләрнең гаризалары буенча Социаль фонд 2024 елда 1,334 млрд. сум акча күчергән.

«Республикада ана капиталын файдалану буенча иң популяр юнәлешләрнең берсе - торак шартларын яхшырту,  программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда бу мөмкинлектән 300 меңнән артык гаилә файдаланган. Ана капиталы алган гаиләләр кооперативка керә яки кредит рәсмиләштерә алалар. Шулай ук йортны кредит  алмыйча, ана капиталы акчасына гына  төзү мөмкинлеге дә каралган. Моннан тыш, быелдан башлап ата-аналар блокланган төзелеш йортларын- мәсәлән, таунхауслар - берничә гаиләгә каралган торакны яисә дуплексларны  - ике гаиләгә бүленгән йортны реконструкцияләүгә  һәм төзүгә акча юнәлдерә алалар”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга  балага өч яшь тулгач файдаланырга  мөмкин. Ипотека буенча төп бурычны яки беренче кертемне каплау искәрмә булып тора. Бу очракта  бала тугач яки уллыкка алынгач ук акчаларны торак сатып алу өчен кулланырга була.

 


9
март, 2024 ел
шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы гражданның Кайбыч муниципаль районы аша уза торган М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын кышкы канәгатьләнерлек тотмау турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. «Волгадорстрой» ҖЧҖ эшчәнлегендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын регламентташтыручы дәүләт стандартын бозулар ачыкланды, атап әйткәндә, юеш кар һәм Кар валлары булуы ачыкланды. Бу фактлар билгесез төркем кешеләренә күрсәтелгән автомобиль юлы буенча куркынычсыз хәрәкәт итү өчен куркыныч тудырды. Ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча район прокуратурасы тарафыннан «Волгадорстрой» ҖЧҖгә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.34 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган, аны карау нәтиҗәләре буенча Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогының мировой судьясы тарафыннан 200 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Тәкъдимне карау нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар бетерелде, гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.                               

 

 

Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир кызы


1
март, 2024 ел
җомга

- Сатып алучы товар белән бик кызыксынмый, тиз арада сатып алу теләген күрсәтә һәм түләү ысулы турында сөйләшүгә күчә.

- Сатып алучы сездән картаның тулы реквизитларын, шул исәптән фамилия-исемне латин хәрефләре белән, гамәлдә булу вакыты һәм CVC-кодны атауны сорый. Бу мәгълүматлар ярдәмендә ул Сезнең картаны онлайнда җиңел генә түли алачак.

- Сатып алучы сездән аңа түләү өчен кирәк дип саналган кәрәзле телефонга киләчәк төрле кодларны хәбәр итүегезне сорый.

Беренче чиратта, баланы мәгълүматны яңадан тикшерергә өйрәтергә кирәк.

2. Баланы кечкенәдән үк шәхси мәгълүматларын сакларга өйрәтергә кирәк.

3. Әгәр дә баланың банк картасы бар икән, анда күп акча сакларга ярамый.

4. Баланың телефонына кушымталар урнаштыруны чикләгез.

5. Баланың мобиль счетына чикләүләр һәм контроль куегыз.

6. Балагызны таныш булмаган номерлардан шалтыратудан куркырга һәм аларга шалтыратмаска өйрәтегез.

7. Балага СМС сылтамалары буенча күчеп, билгесез номердан килгән файлларны йөкләп булмый икәнен аңлатыгыз.

8. Баланы кирәкмәгән шалтыратулардан саклагыз.

9. Әгәр бала инде мошенниклар корбаны булса, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елда Татарстанда  30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

         «Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең  категориясенә һәм оешма төренә карап,  түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы  буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында   тапшырыла торган акчалардан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне  мәгълүмат кабул ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.

Россия  Социаль  фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә  түләүләр рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәлә.

        Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Социаль фонд линиясе буенча кайбер түләүләр алуга хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә,  аларга  фонд хезмәткәрләре тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелә.

        2023 елда Татарстанның Социаль фонды һәм “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк бүлеге арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Хезмәттәшлек кысаларында төбәк бүлеге белгечләре гражданнарга тиешле түләүләр һәм ташламалар турында консультацияләр бирәләр, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Уртак эшнең мондый форматы мобилизацияләнгән, иреклеләр һәм аларның гаиләләренә дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштерү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

       Социаль фонд сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирә. Әлеге категориягә караган гаиләләр чакырылыш буенча,  шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең балаларына ай саен бирелә торган пособие алуга хокуклы. Пособие бала туган көннән 3 яшькә җиткәнчегә кадәр,  баланың әтисе чакырылыш буенча хәрби хезмәт итә башлаган көннән исәпләнеп  билгеләнә. 2024 елда түләү күләме 16 698 сумга тигез. Вакытлыча хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына 38 963 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре шулай ук бердәм пособиегә гариза бирә ала. Пособие билгеләгәндә,  мобилизацияләнгән ирнең керемнәре  исәпкә алынмый.

     Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыру фактын раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.

       Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефон номеры буенча алырга була: (шалтырату бушлай).

 


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2023 елда Татарстанда яшәүче 2,5 мең кешегә пенсия тупланмалары акчалары бирелде

Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук  варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын  күчерде.

Исегезгә төшерәбез, 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда пенсия тупланмалары формалаша; алар пенсия тупланмалары 2002-2004 елларда формалашкан 1953-1966 елгы ир-атларда һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларда; шулай ук ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен  формалаштыруга юллаган гражданнарда, пенсия тупланмалары акчаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашкан кешеләрдә яки шәхси эшмәкәрләрдә дә булырга мөмкин.

Пенсия тупланмаларын алу хокукы кеше үзе исән вакытта пенсия тупланмалары акчаларыннан файдалана алачак затны билгеләп тапшырган гаризада күрсәтелгән  кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта  хокук  варислары  булып закон буенча туганнар санала. Беренче чиратта - балалар, ир яки хатын, ата-аналар; икенчесендә - абый-энеләр,апа-сеңелләр, бабайлар, әбиләр һәм оныклар.

"Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен иминләштерелгән затның үлеменнән соң 6 ай эчендә, пенсия тупланмалары акчалары кайда формалашуга карап, дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/), Социаль фондның  теләсә кайсы территориаль органында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза белән  мөрәҗәгать итәргә кирәк,- дип билгеләп үтте Татарстанның Социаль фонд башлыгы Эдуард Вафин.

Игътибар!  Мәрхүмнең вафатыннан соң ярты елдан артык вакыт узган булса, мөрәҗәгать итү вакыты бары тик суд тәртибендә генә яңадан кайтарылырга мөмкин.

Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк:

- хокук варисы шәхесен раслый торган документ (паспорт);

 

 

 

 

-вафат булучы белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслый торган документ (туу турында таныклык, никахлашу турында таныклык, ЗАГС органнары белешмәсе һ.б.);

 - үлем турында таныклык (булган очракта);

 - хокук варисына акча күчерү өчен реквизитлар.

 

Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга мөмкин.

 

 

 

 

 
 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

                                                                       

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International