Яраткан укытучыларыбызны котлыйбыз. Үз гомерләрен багышлаган искиткеч кешеләр безгә белем генә түгел, ә үз мәхәббәтләрен дә бүләк иттеләр. Сезнең эшегез - ул гади генә хезмәт түгел, ул чын Сәләт, аңа бары тик ачык йөрәк һәм күңел җылысы белән генә якын килергә кирәк. Күңел җылыгыз, зирәклегегез, намуслылыгыгыз һәм Бөек сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә бәхет һәм сәламәтлек, сүнмәс тузан һәм эшегездә дәрт, акыллы һәм белемле бер генә буын тәрбияләвегезне телибез. Укытучылар көне белән!
Халыкара өлкәннәр көнендә сезгә елмаюлар, игелек һәм кеше җылысы телибез. Һәркем игътибар һәм якыннарын аңлау, кайгыртучанлык һәм күңел күтәренкелеге белән бүләк итсен. Сезгә озын гомер, сәламәтлек һәм күңелдә тынычлык телим. Сезнең тормышыгыз өчен Сез шулай күп эшләдегез, хөрмәткә, муллыкка һәм иминлеккә лаек. Бәхет сезгә!
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.
Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар соралмый.
3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.
Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт- үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.
Мәлки авыл җирлеге советында яңа чакырылышның беренче утырышы булып узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Мәлки авыл җирлеге башлыгын сайлау иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Поляков Федор Петрович сайланды.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.
Федераль закон белән расланган “Мир” яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды.
Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр “иске” карталарын “яңа” “МИР” картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа карта ясатырга гариза язарга кирәк.
Пенсияләрне “МИР” түләү системасы картасы белән алуга күчү пенсионерлар үзләре ияләшкән пенсия алу көнен үзгәртми. Пенсия күчерә торган торган банклар “МИР” картасын түләүсез ясыйлар һәм картага бушлай хезмәт күрсәтәләр.
“МИР”картасын алмаштырганда пенсия күчерә торган исәп счеты үзгәргән очракта пенсионерга дәүләт хезмәтләре яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша исәп-хисап счетының үзгәрүе турында гариза юлларга яисә 2020 елның 1 октябренә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсияләрен почта, китереп тапшыру хезмәте аша алучы яисә банк счетына (сберкнижкага) күчертүче гражданнарга “МИР” картасын алырга кирәкми.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:
* рецептлар буенча Медицина куллану өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;
* төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта түләүсез йөрү.
• Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
• Мөһим! Дару препаратларын дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама – Социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта – РТЮ тәкъдим итә.
Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Пенсия фонды 3 яшькә кадәрге балаларга бишәр мең сум акчаны апрель аеннан башлап түләде, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10ар мең сум акча бирелә.
Болардан тыш, Президентның 23 июнь указы нигезендә 16 яше тулмаган балалрның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекун һәм попечительләргә һәр балага 10 мең сум күләмендә өстәмә акчалата ярдәм күрсәтелде. Әлеге түләүнең үзенчәлеге – бу акча автомат рәвештә, айлык яисә бер тапкыр бирелә торган түләүгә кабул ителгән мөрәҗәгать мәгълүматларына таянып бирелде.
“Коронавируска бәйле рәвештә бирелә торган акчаларны алуга хокукы булган һәр гаилә бу мөмкинлектән файдаланып калсын иде. Акча түләүне сорап әлегә кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр агымдагы елның 30 сентябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фонды идарәләренең клиентлар белән эшләү бүлеге аша гариза юлларга тиеш,” – дип билгеләп үтте. Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Тулырак мәгълүмат алу яисә кабул ителүгә алдан язылып кую өчен 2-79-27-27 телефоны буенча Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Исегезгә төшерәбез!
Гариза тутыру өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:
-мөрәҗәгать итүченең паспорты;
-акчалата түләү алу хокукы булган һәр баланың туу турында таныклыгы;
-мөрәҗәгать итүченең банк реквизитлары (акчаны Россия Почтасы бүлекчәләре аша түләү законда каралмаган);
-баланың опекага алынуын раслаучы документ (опекуннар өчен).
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яше тулмаган һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга акчалата түләүләр тәртибен аңлатучы мәгълүматлар урнаштырылган.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы прокуратурасы исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән Яшел Үзән кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады
Суд тарафыннан 04.03.2020 Яшел Үзәндә яшәүче ир-атның исереклеге билгеләре белән автомобиль белән идарә итүе һәм башка автомобиль белән машина янында бәрелүе ачыкланды. Кайбыч районы Буртасы.
Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек килеш медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
Әлеге гражданин элегрәк РФ КоАП 12.8 ст.буенча (исерек хәлдәге йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итү) административ җәзага тартылган иде. Әмма үзебез өчен тиешле нәтиҗә ясамады.
Дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, иргә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.
Хәзерге вакытта суд карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында 60 яшьлек җирле хатын-кыз үзенең өй яны участогында 27 төп мәк үстергән, шуннан соң наркотик чаралар әзерләргә ниятләгән. Полицейскийлар үсемлекләрне тартып алган, бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 231 маддәсенең 1 өлеше буенча (наркотик чаралар булган үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү) җинаять эше кузгатылган. Кайбыч районы прокуроры гаепләү карарын раслаган һәм җинаять эшен судка юллаган. Закон әлеге җинаятьне кылган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Кайбыч районы прокуратурасы.
1 сентябрь-Белем көне һәм яңа уку елы башлану көне. Бу көн кайгыга сәбәп булмасын, ә күптән көтелгән күңелле очрашулар, шаян һәм яңгыравыклы көлүләр, яңа кызыклы танышулар һәм белемгә сусау уянуын телисе килә. Киләсе елга көч һәм сабырлык җитсен! Югары отметок, җиңел контроль, кызыклы дәресләр һәм тугры дуслар, алар белән барысы да әйтелде инде, җиңел тормышка ашырылачак!