2024 елның октябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан авыл җирлеге торак пунктлары урамнарында профилактик рейд-тикшерү уздырылачак.
Һәр җирлек сайтында «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре»авыл җирлеге Советы карары белән расланган документлар бүлегендә, бүлекчәсендә төзекләндерү кагыйдәләре урнаштырылган. Законнарны белмәү хокук бозулар өчен җаваплылыктан азат итми.
Авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләре йорт яны территорияләрен карап тоту буенча яңа таләпләр куйды.
Хөрмәтле гражданнар! Үзара Әдәпле булыйк. Торак пунктларның чисталыгы һәм төзеклеге һәркемнең уртак эше булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан авыл җирлекләре торак пунктлары урамнарында чисталыкны тикшерү буенча профилактик чаралар дәвам итәчәк. Район авыллары кышка чиста һәм пөхтә булып керсеннәр.
Административ комиссия секретаре Г. И. Нурмөхәммәдова