Татарстанның баш суд приставы урынбасары Апас, Буа һәм Кайбыч районнарында яшәүчеләрне кабул итәчәк

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елның 18 гыйнварында Россия  Суд приставлары федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов Апас, Буа һәм Кайбыч районнарында яшәүчеләрне кабул итәчәк. 
   Кабул итү Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча суд приставлары бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: Буа шәһәре, Камил Зыятдинов урамы, 4/2 йорт.     

    Кабул итүгә әлеге телефон номерлары буенча язылырга мөмкин: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02. 
    Үзегез белән паспорт яки (башкару эшчәнлегендә катнаша торган якларның вәкилләре өчен) нотариаль нигездә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе булырга тиеш

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International