Җиңү Көне - илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәм, без аны Ватаныбызның данлы сакчыларына, фронтта һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт итүчеләргә һәм озак көтелгән Бөек Җиңү көнен якынайткан һәркемгә тирән хөрмәт һәм хәтер билгесе буларак билгеләп үтәбез.
Бу безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында Җиңелмәслек итә. Өлкән буыннар яулаган Җиңү бүген дә безне яңа казанышларга рухландыра, рухыбызны ныгыта, кыенлыкларны җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе һәм киләчәккә бетмәс-төкәнмәс ышаныч телим. Бөек Җиңү Көне Белән!