Кайбыч районында 44 яшьлек җирле кеше хөкем ителгән, ул берничә тапкыр исерек килеш руль артына утырган.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы Морза Бәрлебашта яшәүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Суд 2022 елның 21 гыйнварында хөкем ителүченең исерек хәлдә медицина тикшерүе үтү таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылуын, үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамавын һәм янә исерек килеш руль артына утыруын ачыклый.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны җинаять-башкарма инспекциясе белән килештереп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән объектларда мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International