Егетләр хәрби хезмәткә китте!!!

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

20 октябрь көнне Кайбыч районыннан биш егет Россия Кораллы Көчләренең хәрби частьларында хәрби хезмәткә китте. Болар-Иске Чәчкаптан Ринат Аблязов, Мәлкәйдән Лев Шпаков, Олы Подберезьедан Андрей Симонов, Мөрәледән Рушан Тимуршин, Көшкүлдән Рөстәм Зәйнуллин.
Бүгенге көндә һәр яшь кеше өчен армиядә хезмәт итү мәҗбүри булып тора. Чакырылыш 18 яшькә җиткәннән соң башлана, чикле яшь — 27 яшь. Бу юлны һәр ир-ат узарга тиеш, чөнки армия сафларында булган егетне чыныктыра, көчлерәк һәм батыррак итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International