Мәлки авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Катнашучылар алдында Мәлки авыл җирлеге башлыгы Поляков Федор Петрович авыл җирлеге территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга үзара салым акчаларын исәпкә алып, бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады. Җыелышларның нәтиҗәсе буларак, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде