Кайбыч районында хакимият вәкиленә карата көч куллану факты буенча кеше хөкем ителде
Кайбыч районы прокуратурасы 42 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады, ул РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнә.
Суд тарафыннан хөкем ителүченең 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә , Кайбыч районы Федоровское авылы кибетендә кешегә карата ызгыш-талаш китереп чыгарган.
Аның гамәлләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан туктатылды, ул әлеге хокукка каршы гамәлләрне туктатуны таләп итте.
Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап, аңа уң як битенә суккан.
Суд хөкем ителүчегә 20 мең сум күләмендә суд штрафын билгеләде.
Кайбыч районы прокуратурасы