5 июньнән Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән кайбер чикләүләр йомшарачак
- Казанда спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес- үзәкләр ачыла.
Спорт җиһазлары социаль дистанцияне исәпкә алып куелырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү өчен бассейн зонасында – 5 кв. метрга 1 кеше, йөзү өчен юллар белән җиһазландырылган бассейн зонасында – 10 кв. м. га 1 кеше исәпләнә.
⠀
- Храмнарга, мәчетләргә һәм башка дини корылмаларга бару рөхсәт ителә. Мәйданы 400 кв. метрдан артмаган объектларда 4 кв.метрга 1 кеше, шул исәптән руханилар һәм хезмәткәрләр булырга мөмкин. 400 кв. метрдан артык мәйданлы объектларга бер үк вакытта 100 дән артык кеше йөри ала.
⠀- Мунча һәм саун эшләргә рөхсәт ителә.
- Сәүдә үзәкләре, базарлар, кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм башка күңел ачу оешмалары ябык булып кала.