Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мәлки авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Яңалыклар
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА БИЗНЕС.
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫНЫҢ КАРАРЫ
Документлар
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫНЫҢ КАРАРЫ
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫНЫҢ КАРАРЫ 2020
Ачык тыңлаулар протоколлары һәм карарлары
Пресс-служба
Яңалыклар
Докладлар һәм чыгышлар
Обращения граждан
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча норматив-хокукый актлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча мәгълүмат
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлекләре
Мәлки авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
сентябрь, 2021 ел
Вафат булган пенсионерның бер тапкыр бирелә торган акчасын туганнары ала ала
10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча Россия территориясендә яшәүче, 2021 елның 31 августына пенсионер статусында булган өлкән яштәгеләр барысына да бирелергә тиеш. Бу хакта Россия Пенсия фондының Бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсионер 31 августка кадәр вафат булган очракта аңа әлеге акча түләнелми. Ә инде песия яшендәге өлкән кеше 2021 елның 31 августыннан соң, әмма үзенә тиешле 10000 сум акчаны алырга өлгермичә үлсә, бу акча аның үзе исән чакта алып өлгермәгән пенсия акчасы белән бергә күчерелә. “Бу очракта песионер белән бергә яшәгән туганнары түләүне алу хокукына ия була. Монын өчен аларга мәрхүм булган туганнарының үлеме турындагы танынлык белән яшәү урыны буенча Пенсия Фондына 6 ай эчендә мөрәҗәгать итергә кирәк. Пенсионер белән яшәмәгән туганнары булмаган яисә 6 ай узганнан соң мөрәҗәгать иткән очракта акча кабул ителгән кагыйдәләр кысаларында мирас булып күчә. Пенсия Фондына пенсионерның берничә туганы мөрәҗәгать итсә, акча аларның һәркайсына тигез бүленә,” - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин. Шунысын билгеләп үтү зарур, 2021 елның 31 августына пенсия алу хокукы булып, пенсия әлеге датадан соңрак билгеләнгән очракта акчалата түләү соңрак бирелә. Мәсәлән, туендыручының югалту сәбәпле пенсия алу хокукы ильдә (туендыручының вафаты көненнән) барлыкка килсә пенсия билгеләүне сорап язылган гариза август ахырында тапшырылып пенсия сентябрьдә билгеләнә икән, 10000 сум акчалата түләү беренче пенсия белән күчерелә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда пенсинерларга берьюлы бирелүче әлеге төр акчалата түләүгә 11228000000 сум акча җибәрелде.
23
сентябрь, 2021 ел
Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза тапшырырга соңга калмагыз.
Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора: Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар; Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама; Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. Шуны белү әхәмиятле! Дару препаратлары белән Дәүләт аптекалары тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
21
сентябрь, 2021 ел
Кайбыч муниципаль районында Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар оешкан төстә һәм тәртип бозуларсыз узды
Кайбыч муниципаль районында Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар оешкан төстә узды һәм тәртип бозуларсыз узды, килү 95,02% тәшкил итте. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Кайбыч территориаль сайлау комиссиясе түбәндәге мәгълүмат бирде. Мәскәү бер мандатлы 27 нче номерлы округына депутатлар сайлау буенча 1 нче номерлы беркетмәдә түбәндәге мәгълүмат теркәлгән. Сайлаучылар исемлегенә кертелгән 10035 сайлаучы тавыш бирүдә катнашкан. Район буенча сайлаучыларның килүе 95,02% тәшкил итте. Күпчелек тавышны РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы (93,47%)җыйды. Кайбыч ТСКНЫҢ 2 нче номерлы беркетмәсе буенча сайлаучылар саны 10060 кеше тәшкил итә. Алар арасында 9563 кеше тавыш бирүдә катнашты. Бу беркетмә буенча сайлаучыларның килүе дә 95,06% тәшкил итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Бердәм Россия" партиясе алда бара (90,35%) Кайбыч территориаль сайлау комиссиясе барлык сайлаучыларга да тавыш бирүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерә.
13
сентябрь, 2021 ел
2021 елның 1 сентябреннән үлем турында медицина таныклыгы кәгазьдә дә рәсмиләштерелә, шулай ук электрон документ формасында, алучы ризалыгы белән төзелә.
Үлем турында медицина таныклыгы электрон документ формасында РЭМДГА теркәлгән көнне ЕПГАГА алучының шәхси Кабинетына юллау юлы белән бирелә. Шул ук көнне алучыга ЕПГУ буенча шәхси кабинетка үлем турында медицина таныклыгын бирү турында белдерү җибәрелә. Үлем турында медицина таныклыгын электрон документ формасында формалаштырганнан соң, медицина оешмасы үлем турында медицина таныклыгының эчтәлеген электрон документ формасында раслый торган кәгазьдә документ әзерли. Кәгазь күчермәнең оригиналга туры килүе медицина оешмасы җитәкчесе (федераль законда билгеләнгән башка вәкаләтле зат) яисә медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы индивидуаль эшкуар имзасы һәм мөһере (булган очракта) белән таныкланырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз